Добавить новость
smi24.net
World News
Сентябрь
2025

Марат Хөснуллин: 2026 елда KazanForum 14-15 майда узачак

0

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы 2026 елның 14-15 маенда узачак. Бу хакта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

Хөснуллин билгеләп үткәнчә, «KazanForum» белән кызыксыну арта. Быел анда 96 илдән һәм Россиянең 82 төбәгеннән вәкилләр катнашты. Эшлекле программа кысаларында 200гә якын чара уздырылды, нәтиҗәдә 130 килешү имзаланды.

Марат Хөснуллин Татарстан командасына, «Росконгресс»ка, федераль министрлыкларга һәм ведомстволарга, шулай ук көч структураларына тәртип һәм иминлекне тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Фото: © Марат Хөснуллин телеграм-каналы

Ул ассызыклаганча, киләсе елда форум федераль дәрәҗәдә инде дүртенче тапкыр узачак һәм Казанның «Ислам дөньясы илләренең мәдәни башкаласы – 2026» статусын алуы аның әһәмиятен тагын да арттыра. Хөснуллин сүзләренчә, Россия Президенты форум нәтиҗәләренә аерым игътибар бирә, ә төп бурыч – аны иң югары дәрәҗәдә уздыру.

Хөснуллин «KazanForum» киләчәктә дә Россиянең ислам дөньясы илләре белән элемтәләрен ныгытучы «күпер» булып калачагына ышаныч белдерде.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *