Зәй районы хәрби комиссары вафат булган
27 сентябрьдә Айрат Фоат улы Әгъләмҗанов вафат булган. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.
Озак еллар Зәй хәрби комиссариатын җитәкләгән Айрат Фоатович җитди авырудан соң вафат була. Аңа бу елның 12 ноябрендә 52 яшь тулган булыр иде.
Айрат Фоат улы тумышы белән Кукмара районы Кәркәүч авылыннан. Аның тормыш иптәше, кызы, улы калды.
Айрат Әгъләмҗанов белән хушлашу мәрасиме 30 сентябрьдә иртәнге сәгать 9да «Энергетик» Мәдәният сараенда була. Ул туган авылында җирләнә.
