Добавить новость
smi24.net
World News
Сентябрь
2025

Равил Әхмәтшин җитәкчелегендә Татарстан делегациясе хәрбиләргә гуманитар йөк илтте

0

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе махсус операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм партиясен алып килде. Бу хакта Татарстанның Россиядәге вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәрбиләргә ике «УАЗ» автомобиле, квадрокоптерлар, аккумуляторлар, РЭБ чаралары, азык-төлек, кием, көнкүреш техникасы тапшырылган.

«Барыгызның да тизрәк әти-әниләрегез, хатыннарыгыз, балаларыгыз, якыннарыгыз янына әйләнеп кайтуын телим. Җиңү киләчәгенә һәм аның бездә булачагына шикләнмибез. Ә без һәрвакыт сезнең белән! Алга таба да ярдәм итәчәкбез, сезнең янга киләчәкбез», – диде Равил Әхмәтшин хәрбиләргә.

Йөкне җыюда һәм илтүдә Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов, меценатлар һәм Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге вәкилләре, Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев, шулай ук Россия Фәннәр академиясе академигы, И.С.М. Киров медицина хезмәте генерал-лейтенанты Евгений Крюков катнашкан.

Хәрбиләргә истәлекле медальләр һәм бүләкләр тапшырганнар. Шулай ук барлык теләүчеләргә Изге Коръән һәм православ хәрбиенең Молитвословын бүләк иткәннәр.

Очрашу ахырында төркем пешекчеләре әзерләгән татар тәм-томнары һәм өчпочмаклар белән чәй эчкәннәр. Татарстан артистлары хәрбиләр өчен чыгыш ясаган.

Шулай ук делегация яңа алынган кешеләр өйрәнүләр уза торган хәрби полигонда да булган. Алар белән махсус операция ветераннары эшли.

Йөкне җыюда Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты студентлары белән педагоглар да катнашкан, алар хәрбиләр өчен кием теккән.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *