Добавить новость
smi24.net
World News
Октябрь
2025

Бүген Татарстанда хәбәр итү системаларын тикшерү өчен сиреналар кабызылачак

0

Бүген Татарстанда хәбәр итү системаларын планлы тикшерү көтелә. Бу хакта үз кушымтасында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

«Бүген 10 сәгать 30 минутта, 10 сәгать 40 минутта, 11 сәгатьтә Татарстан Республикасында халыкка хәбәр итү системасын планлы тикшерү уздырылачак. Тынычлык саклауны сорыйбыз», - диелгән хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез, сирена тавышын ишетмәвегез турында хәбәр итәргә кирәкми.

Төбәкләрдә хәбәр итү системаларын тикшерү елга ике тапкыр – яз һәм көз көннәрендә уза. «Барыгызга да игътибар!» сигналы - бу халыкның игътибарын хәзер мөһим мәгълүмат яңгыраячагына җәлеп итә торган бердәм сигнал.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *