Добавить новость
smi24.net
World News
Октябрь
2025

Татарстан башкаласында «Коръән дөньясы 2.0» халыкара күргәзмәсе ачыла

0

Казанның «Әл-Мәрҗани» мәчетендә 3 октябрьдә «Коръән дөньясы 2.0» халыкара күргәзмәсе ачылачак. Килүчеләр VR системалары аша борынгы Мәккә һәм Кәгъбәне күрә һәм каллиграфия буенча мастер-классларда катнаша алачак.

Күргәзмә вакытында музей экспонатларын һәм күп функцияле интерактив зонаны карарга мөмкин булачак. Шәһәр халкына Коръәннең алыштыргысыз экспонатлары, аерым алганда, ислам нигезләре турындагы китаплар тәкъдим ителә. Балалар уен формасында ислам мәдәнияте нигезләре белән таныша алачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Тантаналы ачылыш 16:00 сәгатьтә Каюм Насыйри урамындагы 17 йорт адресы буенча узачак.

Күргәзмә РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Катар дәүләтенең вакыфлар һәм Ислам эшләре министрлыгы тарафыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә оештырылган.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *