Добавить новость
smi24.net
World News
Октябрь
2025

Татарстан прокуратурасы: Мошенниклар акчаларны «куркынычсыз» счетларга күчерергә куша

0

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә аферистларның схемалары һәм аларга каршы көрәш хакында сөйләштеләр. Татарстан Республикасы Прокуратурасының Эчке эшләр органнарының тикшерүне күзәтү бүлеге прокуроры Булат Закиров иң күп күзәтелгән эшләрне билгеләде.

«Күп кенә очракта мошенниклар акчаларны «куркынычсыз» счетларга күчерергә куша. Шулай ук алар кайбер вакытта алданучыларны банкоматка барырга яки кредит алырга үгетли. Мондый ситуациядә, халыкка шуны гына аңлау кирәк — «куркынычсызлык» счетлары беркайчан да булмады һәм юк. Ышанучы гражданнар теләсә кемгә акчаларын гына күчерә», — дип сөйләп үтте журналистларга ул.

Шулай ук спикер, мошенниклар моңарчы да иң киң таралган халыкны «төп башына утырту» алымын куллануларын ассызыклады. Кешеләргә, якынын авариягә эләкте һәм аны коткару, аеруча җаваплылыктан азат итү өчен акча кирәк, диләр. Әнә шундый мөрәҗәгать белән күпчелек стационар телефоннан да шалтыратулар ясыйлар, андый аппарат трубкасын өлкән яшьтәге гражданнар аласын белеп торгандай.

  • Булат Закиров билгеләп үткәнчә, ел башыннан республика прокуратурасы мошенниклар тәэсирендә төзелгән Кредит шартнамәләрен гамәлдә түгел, дип тану турында 100 гариза җибәрелгән.














Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *