Такси сыйфатында файдалану мөмкин булган автомобильләрнең исемлеге чыкты
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы такси сыйфатында файдалану мөмкин булган автомобильләр исемлеген тәкъдим итте. Ведомство МАХ мессенджерында билгеләп үткәнчә, исемлек таксины локальләштерү турындагы закон таләпләре нигезендә формалашкан.
Беренчел исемлеккә Россиянең алты брендына караган 20дән артык модель кергән:
- Lada: Granta, Iskra, Vesta, Aura, Largus, Niva Legend, Niva Travel;
- УАЗ: Патриот, Хантер;
- Sollers: SP7;
- Evolute: I-PRO, I-JOY, I-SKY, I-JET, I-SPACE;
- Voyah: Free, Dream, Passion;
- Москвич: 3, 3е, 6, 8.
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында билгеләп үтүләренчә, базарда Россия брендларының һәм автомобильләренең яңа модельләре барлыкка килүгә карап, исемлек даими рәвештә яңартылачак.
