Татарстан синоптиклары +16 градуска кадәр җылы һава торышы фаразлый
Җомга көнне, 3 октябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, урыны белән төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал.
Җил йомшак, үзгәрүчән юнәлештә, секундына 2-7 метр тизлектә.
Төнлә һава температурасы +2...-3 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез термометр баганалары +11...+16 градус күрсәтәчәк.
