Добавить новость
smi24.net
World News
Октябрь
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтае башланды

0

Бүген Тинчурин театрының элекке бинасында Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтае башланып китте.

«Бүген без чираттан тыш Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Корылтаена җыелдык. Күптән түгел, быелның март аенда Съезд үткән иде. Көн тәртибендә — Татарстан Язучылар берлегенең Россия Язучылар берлеге белән берләштерү, Россия Федерациясе Язучылар берлегенең төбәктәге бүлеге белән кушылу, уставка үзгәрешләр кертү һәм идарәгә яңа затларны кабул итү», — дип ассызыклады Татарстан Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла.

Язучылар берлегендә барлыгы 316 кеше әгъза булып тора. Аларның 179 җыелышка килгән. Кворум, мандат, хисап комиссияләре бар, дип игълан ителде биредә.

Корылтай эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, берлекнең Чаллыдагы һәм Әлмәттәге бүлекләре җитәкчеләре Факил Сафин һәм Равил Сабыр да катнаша. Алар президиумда.

Әлеге вакытта «Россия Федерациясе Язучылар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы идарәсенең җаваплы секретаре Николай Иванов чыгыш ясый.

Шулай ук профессор, академик һәм әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов да фикерләрен ирештерде.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *