Добавить новость
smi24.net
World News
Октябрь
2025

Россиядә студентларның стипендияләрен ел саен 4 процентка индексацияләргә ниятлиләр

0

2026 елның 1 сентябреннән Россиядә федераль һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары, аспирантлар, ординаторлар һәм ассистент-стажерларның стипендияләрен ел саен 4 процентка индексацияләргә җыеналар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

2026-2028 елларга исәпләнгән федераль бюджет проекты материалларында күрсәтелгәнчә, ел саен 1 сентябрьдән «һөнәри белем бирү федераль мәгариф учреждениеләре студентлары, аспирантлар, ординаторлар һәм ассистент-стажерлар өчен стипендия фондына» индексация үткәрү күздә тотыла.

Элегрәк Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына өч елга федераль бюджет проектын керткән иде.

Татарстанда бакалавриат, белгечлек һәм магистратура программалары буенча белем алучы студентлар 2026 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр 2263 сум күләмендә стипендия алачак. Студентларның башка категорияләренә дә түләүләр арттырыла. Киләчәктә дә стипендияләрне арттырырга ниятлиләр, бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткән иде.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *