Добавить новость
smi24.net
World News
Октябрь
2025

Казанда ир-ат һәм хатын-кыз сөрем газы белән агуланган

0

Казанның Космонавтлар урамында ир-ат һәм хатын-кыз сөрем газы белән агуланган. ТР торак инспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, аларның икесендә дә 27 яшь. Аларны 7 нче номерлы Шәһәр хастаханәсенә салганнар.

Газ плитәсенә һәм су җылыту колонкасына техник хезмәт күрсәтү 19 августта үткәрелгән, дип билгеләп үтелә. Зыян күрүчеләрнең фатиры газ белән тәэмин итүдән өзелгән.

Хәзер инспекция гадәттән тыш хәл чыгу сәбәпләрен ачыклый, шулай ук идарәче компания һәм газ хезмәте тарафыннан йөкләмәләрнең үтәлешен тикшерә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *