Добавить новость
smi24.net
World News
Декабрь
2025

Рөстәм Миңнеханов: Ислам дине – тарихи һәм мәдәни мирасның аерылгысыз өлеше

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә булды. Анда БДБ илләре мөфтиләре, ислам дөньясының 30 иленнән дин әһелләре һәм сәясәтчеләре җыелды. Алар барысы да – XXI Халыкара мөселман форумында катнашучылар.

Халыкара мөселман форумы – нәтиҗәле мәйданчык

Быелгы вакыйга ай календаре буенча Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) тууына - 1500 ел һәм Имам ат-Тирмизинең 1200 еллыгына багышланган. Форумда катнашучыларга Россия Премьер-министры Михаил Мишустин мөрәҗәгать юллады.

«XXI Халыкара мөселман форумы Россия һәм чит илләрнең дини, иҗтимагый һәм эксперт оешмаларын, шулай ук эшмәкәрләрне берләштерүче нәтиҗәле мәйданчыкка әверелде», – диелә Премьер-министр мөрәҗәгатендә.

Михаил Мишустин фикеренчә, бу форум – үзара хөрмәт һәм ышаныч мохитендә традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау мәсьәләләре турында фикер алышу урыны.

– Хәзерге шартларда мондый чараларга ихтыяҗ аеруча зур, форумга карата кызыксынуның артуы да шуны раслый, – дип билгеләп үтелә аның мөрәҗәгатендә.

Фото: rais.tatarstan.ru

Мөселман өммәте планета халкының дүрттән бер өлешеннән артыгын берләштерә

Пленар утырыш башланганчы, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов өчен «Мөселманнар – Ватан сагында» дип исемләнгән күргәзмә буенча экскурсия оештырылды. Аны Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин озатып йөрде. Ул пленар утырышта да катнашты.

– Без үзара хөрмәткә һәм барлык халыкларның кызыксынуларын исәпкә алуга нигезләнгән күп полярлы дөнья төзелешенә күчүнең шаһитлары булып торабыз. Планета халкының дүрттән бер өлешеннән артыгын берләштергән мөселман өммәте халыкара мөнәсәбәтләрнең яңа архитектурасын төзүдә зур роль уйный, – диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.

Татарстан Рәисе фикеренчә, исламның гаделлеккә, шәфкатьлелеккә һәм кешелек абруен хөрмәт итүгә нигезләнгән бай мирасы заманның катлаулы сорауларына җавап бирү өчен ныклы нигез булып тора.

Республика Рәисе 2006 елда «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме төзелүен искә төшерде. Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча ул бу төркемгә җитәкчелек итә.

– Төркемнең төп бурычы – үзара аңлашуны тирәнәйтү, гуманитар һәм икътисади өлкәләрдә уртак проектларны тормышка ашыру, – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Фото: rais.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә килгән чит ил кунакларына рәхмәт әйтте

Быел Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлек оешмасында күзәтүче ил статусын алуына 20 ел тулды.

– Россия – Ислам дине тарихи һәм мәдәни мирасның аерылгысыз өлеше булган кабатланмас ил. Мөселманнар борын-борыннан бу җирләрдә яшәүче төп халыклар рәтендә һәм алар дәүләтебез үсешенә зур өлеш кертә. Без бу хезмәттәшлекне стратегик киләчәк дип күрәбез, – дип билгеләп үтте республика Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов, халыкара вазгыятьнең катлаулы булуына карамастан, Мәскәүгә килергә мөмкинлек тапкан чит ил вәкилләренә аерым рәхмәтен җиткерде.

Аның фикеренчә, кунакларның монда булуы – үзара ышаныч һәм ачыклык билгесе, чөнки бу дин һәм мәдәният өлкәсендәге сөйләшүләрнең никадәр мөһим һәм тыгыз булуын раслый.

Ул форумда катнашучыларга эчтәлекле дискуссияләр һәм зирәк карарлар кабул итүләрен теләде.

– Исламның мәңгелек кыйммәтләренә нигезләнгән уртак карарларыбыз халыклар арасында тынычлык һәм ышанычны ныгытуга зур өлеш кертсен иде, — дип тәмамлады сүзен Татарстан Рәисе.

Фото: rais.tatarstan.ru

Нинди мөмкинлекләр ачыла?

Рөстәм Миңнеханов киләсе елда Казанның ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачагын искәртте.

– Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам оешмасы тарафыннан Казанга 2026 елда «Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусын бирү турындагы карар – Россия мөселманнары өчен зур горурлык. Бу карар илебезнең ислам дөньясындагы ролен дә тагын бер кат раслый, – диде ТР Рәисе.

Ул Халыкара мөселман форумында катнашучыларны киләсе елда Казанга килергә чакырды.

– Без чараларның зур программасын әзерлибез. Алар илебезнең ислам мәдәнияте никадәр күптөрле һәм бай икәнен күрсәтергә тиеш. Шулай ук бу чаралар бүген сүз барган үзара хөрмәт һәм иҗади сөйләшү идеалларын тормышка ашыруны да ачык чагылдырачак, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: rais.tatarstan.ru

Мәскәүдә реставрациядән соң Тарихи мәчет ачыла

Бу җомгада, мөселманнар өчен мөбарәк көндә, Мәскәүдә реставрациядән соң Тарихи мәчет ачылачак. Бу – Россия башкаласында сакланып калган иң борынгы Аллаһ йорты, ул 1823 елда салынган. Әлеге яңалыкны Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин җиткерде.

– Без лидерыбыз Владимир Путин ярдәме белән моннан 10 ел элек Мәскәү Җәмигъ мәчетен реконструкцияләдек һәм аны Президент катнашында тантаналы рәвештә ачтык. Ә быелның 19 декабрендә, мөбарәк җомга көнендә, реставрациядән соң Мәскәүнең Тарихи мәчетен ачабыз. Бу – башкалада сакланып калган иң борынгы мөселман гыйбадәтханәсе. Аңа быел 200 ел тула, ә шушы мәчет үзәге булган Татар бистәсенең тарихы XIV гасырдан башлана, – диде Равил Гайнетдин.

Фото: rais.tatarstan.ru

«Россия – Ислам дөньясы диалогы» фәнни-гамәли конференциясе

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә тагын бер мөһим чарада – «Россия – Ислам дөньясы» диалогы: уртак мәдәни мирас хезмәттәшлек нигезе буларак» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Бу чара Татарстан Рәисе җитәкчелек иткән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме тарафыннан оештырылган.

Конференция хәзерге Россия һәм Европа территориясендә университет тибындагы беренче уку йорты булган «Низамия» мәдрәсәсенә 950 ел тулуга багышланган.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия һәм ислам дөньясы арасындагы сөйләшүләрнең тирән тарихи тамырлары бар. Бу – Евразия территориясендә уртак мәдәни-тарихи киңлек төзегән, бер-берсен күптәннән яхшы белгән цивилизацияләрнең үзара хезмәттәшлеге.

– Бу цивилизацияләр өчен гаделлек һәм үзара ярдәмләшү, шулай ук өлкәннәрне хөрмәт итү, гаилә кыйммәтләрен, төрле халыкларны һәм диннәрне саклау иң мөһим төшенчәләр булып тора, – диде Татарстан Рәисе.

«Татар-информ», Динара Прокопьева















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *