Добавить новость
smi24.net
World News
Декабрь
2025

Олег Коробченко: Ми-38 вертолеты өчен двигатель җитештерүне Казанга күчерергә хыялланам

0

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билаловка биргән интервьюсында үзенең зур хыялы турында сөйләде: ул Ми-38 вертолеты өчен двигатель җитештерүне Санкт-Петербургтан Казанга күчерергә тели.

«Минем Ми-38 вертолеты өчен двигатель җитештерүне Казанга күчерүгә бәйле зур хыялым бар. Чынлыкта, җитештерүчеләр безгә документлар тапшырырга каршы түгел. Әгәр бөтенесе дә без уйлаганча барса, бу зур казаныш булачак», – диде Коробченко.

Хәзерге вакытта бу двигательне җитештерү белән Санкт-Петербургның «ОДК-Климов» предприятиесе (ул «Ростех» дәүләт корпорациясе составына керә) шөгыльләнә, дип өстәде ул.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *