Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстанга килде
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстан Республикасына килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алматы шәһәренең халыкара аэропортында Татарстан кунакларын «Идел» татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәге җитәкчесе Рәшит Гыйззәтуллин каршы алды.
Сәфәр кысаларында беренче очрашу Алматы шәһәренең «Идел» татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәгендә булды. Делегация әгъзалары үзәкнең эшчәнлеге белән танышты. Бу очрашу чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән элемтәләрне ныгыту һәм татар мәдәниятен саклап калу юлында мөһим адым булып тора.
