Добавить новость
smi24.net
World News
Декабрь
2025

Татарстанда бер ел эчендә сөт җитештерү күләме 3,6 процентка арткан

0

Татарстанда 11 ай эчендә 2,1 млн тоннадан артык сөт җитештерелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,6 процентка күбрәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов хәбәр итте.

«Авыл хуҗалыгы оешмаларында үсеш күзәтелә — 7,8 процентка. Әмма хәзер шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында тискәре динамика бар», — диде ул.

Баязитов сүзләренчә, соңгы биш елда республикадагы авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү күләме 31 процентка арткан.

«Узган ел Татарстан Россиядә сөт җитештерү буенча беренче урынны алды, республика өлешенә гомуми күләмнең 6,7 проценты туры килә. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән акчалата керемнең 65 проценты терлекчелеккә туры килә, шуның яртысын сөттән кергән керемнәр тәшкил итә», — дип ассызыклады ул.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, Татарстан терлекчелек продукциясе белән үзен тулысынча тәэмин итә. Шул ук вакытта сөт җитештерү күләме куллану нормасыннан 61 процентка артыграк.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *