Сиднейда төрки халыкларның TurkFest фестивале үтте
Узган атнада Сиднейда төрки халыкларның иң зур фестивале — TurkFest узды. Ул Австралия һәм бөтен төрки дөньясы өчен тарихи вакыйгага әверелде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Фестивальнең үзенчәлеге: беренче тапкыр бер мәйданчыкта 12 төрки халык вәкилләре җыелды. Бәйрәм алдыннан тантаналы парад булып үтте, уртак мәдәни традицияләрнең байлыгын һәм төрлелеген күрсәтте.
Фестивальдә Россиядән Татарстан Республикасы һәм Саха (Якутия) Республикасыннан ватандашлар катнашты.
Яңа Көньяк Уэльсның татар мирасы ассоциациясе (Австралия) фестивальдә инде икенче тапкыр катнашып, бай мәдәни программа белән чыгыш ясады.
Концерт программасыннан тыш, Ассоциация фестиваль кунакларына Татарстан Республикасыннан татар әйберләрен тәкъдим итте, килүчеләрне милли көнкүреш һәм традицион сәнгать элементлары белән таныштырды.
