Казанда «Татар халкының этнографик мозаикасы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
Бүген Казанда «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Чара Татарстан Халыклары дуслыгы йортында узды.
«Фотография фәлсәфәсе – ул гасырларга салынган истәлек. Ә фотограф – ул мизгелне тота һәм безнең өчен матурлыкны саклый белә торган кеше», - дип белдерде ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Конкурс актив үсә һәм катнашучылар саны ел саен арта. Бу конкурска ихтыяҗ зур дигәнне аңлата. Фотографлар – тормышны үз сурәтләрендә чагылдырган рәссамнар», - дип билгеләп үтте үз чиратында ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров.
Җиңүчеләр арасында «Татар-информ» ның ике фотокорреспонденты – Владимир Васильев һәм Рамил Гали бар, алар икенче һәм беренче урыннарны алды.
«Татар халкының этнографик мозаикасы» конкурсы ун елдан артык үткәрелә.
