Добавить новость
smi24.net
World News
Декабрь
2025

Татарстанда 2025 елда 18 меңнән артык гаилә ана капиталына сертификат алган

0

Татарстанда 2025 ел башыннан бирле 18,3 мең гаилә ана капиталына сертификат алган. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Социаль фондының төбәк бүлеге мәгълүматлары нигезендә, акчаларның күпчелек өлеше торак шартларын яхшырту өчен кулланылган. 5 меңгә якын гаилә ана капиталын кредитсыз торак сатып алу өчен кулланган, 24 мең сертификат кредитларны каплауга юнәлтелгән.

14 мең гаилә ана капиталы акчаларын балаларга белем бирүгә тоткан. Моннан тыш, 1,2 мең гаилә ана капиталының 10 мең сумга кадәр калган суммасын акчалата алган.

2025 елда беренче бала өчен ана капиталы 690 266,95 сум тәшкил итә. Икенче баласы туучыларга 221 895,14 сум өстәп түләнә. Моңарчы ана капиталы рәсмиләштерелмәгән булган очракта, гаилә берьюлы 912 162,09 сум түләү алырга мөмкин.

Ана капиталы программасы 2030 елга кадәр «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлдә. Ул Россия гаиләләренә ярдәм итүгә һәм аларның тормыш дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *