Добавить новость
smi24.net
World News
Декабрь
2025

Лениногорск районында махсус операция хәрбиләренә ярдәм итү өчен патриотик концерт узды

0

Лениногорск районының Тимәш авыл клубында махсус операция хәрбиләренә, үткән буын геройлары истәлегенә һәм бүгенге көндә тылда фронтка ярдәм итүчеләргә багышланган «Ватан турында җырлыйбыз» дип аталган патриотик концерт булды.

Тамашачылар өчен Агриппина Рыбакова җитәкчелегендәге «Ивушки» халык вокаль ансамбле иҗади программа белән чыгыш ясады.

«Бүген без чыгышыбызны махсус операция хәрбиләренә һәм туган җирне дошманнардан саклап калган батыр бабаларыбызга багышлыйбыз. Бу җиңү халкыбызның какшамас көченең символы булып тора. Заманнар һәм буыннар бәйләнеше безнең чарага аерым мәгънә бирә», – дип ачып җибәрде кичәне алып баручы Агриппина Рыбакова.

Авыл башлыгы Халидә Сөләйманова авылдашлары исеменнән «Ивушки» ансамбленә рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, волонтерлар, концерттан соң илһамланып, алгы сызыкка чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрергә әзерләнә. Район халкы маскировка челтәрләре үрүне дәвам итә, үлән чәйләре әзерли һәм хәрбиләр өчен кирәкле әйберләр җыя.

Материал Илмира Гәрәева катнашында әзерләнде.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *