Добавить новость
smi24.net
World News
Декабрь
2025

Казанда «Ел һөнәрчесе – 2025» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

0

18 декабрьдә «Ел һөнәрчесе – 2025» ачык республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Казандагы Заманча сәнгать галереясендә мәдәни мирасыбызның иң яхшы вәкилләрен – Татарстан декоратив-гамәли сәнгатенең һәм халык һөнәрләренең уникаль традицияләрен саклаучыларны хөрмәтләделәр. Бу хакта Татарстан мәдәният ресурс үзәге хәбәр итте.

Быел конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган. Бәйгенең гамәлгә куючысы – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, оештыручысы – «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе.

Тантаналы чара кунакларын Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сәламләде. «Безнең «Ел һөнәрчесе» конкурсы талантларны ачыклау, осталарыбызның квалификациясен арттыру һәм аларның иҗади инициативаларына ярдәм итү өчен мөһим мәйданчыкка әйләнде. Мондый чаралар мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә ярдәм итүче төбәк чаралары системасының аерылгысыз өлеше булып тора. Алар оста һөнәренең абруен арттыру һәм традицион иҗат төрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә», – дип билгеләп үтте республиканың мәдәният министры урынбасары.

Аннары Дамир Натфуллин җиңүчеләрне котлады. Быел конкурста «Креативлык өчен», «Традицияләрне саклаган өчен», «Сувенир», «Яшь һөнәрче» кебек дүрт номинациядә 96 эш катнашкан. Шулар арасыннан 49 катнашучының 56 эш икенче турга узган.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *