Добавить новость
smi24.net
World News
Декабрь
2025

Яшел Үзән районында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

0

Яңа ел алдыннан Яшел Үзән районы Новопольск авыл җирлегенең Дубровка бистәсендә яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Пункт модульле технология буенча төзелгән, сыйфатлы ярдәм күрсәтү өчен кирәкле барлык медицина җиһазлары белән җиһазландырылган. Ул «Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитария ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика программасы кысаларында төзелде.

Фельдшер-акушерлык пунктын ачуда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең баш табибы һәм башкалар катнашты.

Фото: Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

«Дубровка бистәсендә фельдшер-акушерлык пункты ачылу – күптән көтелгән вакыйга. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бөтен республикада яңа фельдшер-акушерлык пунктлары барлыкка килә. Биредәге медицина хезмәткәрләренең эше гражданнарыбызның сәламәтлеген ныгытуга, аларның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итәчәк, дип ышанам», – дип билгеләп үтте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары.

Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Анастасия Жиркова – «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Авыл фельдшеры» программасы катнашучысы. Программа авыл җирендә эшләү өчен медицина белгечләрен җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Яңа фельдшер-акушерлык пункты авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен беренчел медицина ярдәме алу мөмкинлеген арттыра.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *