Добавить новость
smi24.net
World News
Декабрь
2025

Путин: ел ахырына инфляция 6 проценттан кимрәк булачак

0

Агымдагы ел ахырына Россиядә инфляция 6 проценттан кимрәк булачак. РФ Президенты Владимир Путин Туры элемтә барышында шулай дип белдерде.

«Инфляцияне 6 процентка кадәр киметү максаты куелды. Ел ахырына ул 6 – 5,7 – 5,8 процент тәшкил итәр, мөгаен», – дип билгеләп үтте ул.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, икътисади үсеш темпларының кимүе (быел эчке тулай продуктның үсеше 1 процент дәрәҗәсендә көтелә) – «аңлы рәвештә ясалган адым, икътисадның сыйфатын һәм макроикътисади күрсәткечләрне саклап калу өчен түләү».

Путин илдә сәнәгый җитештерү күләме - 1, эшкәртү сәнәгате – 3,1, ә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү 3,3 процентка артты, дип өстәде.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *