Добавить новость
smi24.net
World News
Декабрь
2025

Путин белән туры элемтәгә 3 миллионга якын мөрәҗәгать килгән

0

Трансляциядән скриншот

Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтәгә өч миллионга якын мөрәҗәгать килгән. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте. Песков сүзләренчә, бу мөрәҗәгатьләр нигезендә Президентның алдагы йөкләмәләре формалаша.

«Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре» программасы – ел саен үткәрелә торган зур матбугат конференциясенең һәм туры элемтәнең берләштерелгән форматы. Ике атна эчендә без гражданнардан өч миллионга якын мөрәҗәгать кабул иттек. Шуңа күрә эфир барышында без модераторлар яки Президент үзе сайлап алган гражданнардан килгән һәм журналистлар биргән сорауларны чиратлаштырачакбыз», - дип искәртте Песков.

Бүген, 19 декабрьдә, туры эфирда Владимир Путин узып баручы елга нәтиҗәләр ясый. 2025 елда әлеге чара инде өченче тапкыр берләштерелгән форматта уза: сорауларны журналистлар да, гражданнар да бирә ала. Программа Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә башланды.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *