Добавить новость
smi24.net
World News
Декабрь
2025

Татарстан көрәшчеләре Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә уздырылган турнирда җиңү яулады

0

15-18 декабрьдә Казанның «Тулпар» спорт комплексында бөек татар галиме, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә билбау көрәше буенча турнир узды. Ярышлар «стенка на стенку» форматында оештырылды. Турнирда төрле илләрдән килгән сигез җыелма команда, шул исәптән Татарстан һәм Үзбәкстаннан икешәр команда көч сынашты.

Беренчелек өчен көрәштә ике Татарстан командасы очрашты. Финал алышларында Татарстанның Максим Пантелеев, Илфат Миңнегалиев, Илнар Закиров, Илназ Рамазанов, Тамирлан Керефов, Ренас Кәримуллин, Эльдар Хәмитов һәм Радик Сәлахов составындагы беренче җыелма командасы республиканың икенче командасыннан көчлерәк булып чыкты. «Татарстан-1» җыелма командасы, 5:3 исәбе белән җиңеп, көмешне «Татарстан-2» командасына калдырды. Әлеге командада – Рафил Галиев, Ильяс Йосыпов, Ислам Кәримов, Динар Кәримуллин, Рафаэль Кәлимуллин, Фәргать Галиев, Егор Такарлыков һәм Ранис Гыйләҗетдинов көрәште.

Турнирның бронза медальләрен Төрекмәнстан җыелма командасы яулады.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *