Татарча ясалма фәһем, генетика һәм пилотсыз очкычлар: фән алдында нинди бурычлар тора
2026 елда Татарстанда нинди зур фәнни проектларны гамәлгә ашырырга ниятлиләр, республикага генетик тикшеренүләр үзәге ни өчен кирәк һәм илебезнең фәнни-технологик үсешендә безнең төбәк нинди урын алып тора. Татарстан Фәннәр академиясенең гомуми җыелышында шулар хакында фикер алыштылар.
Әсгать Сәфәров: Татарстан - Россиянең фәнни-технологик үсеш үзәкләреннән берсе
2025 елда Татарстан янә Россиянең алдынгы фәнни-технологик үсеш үзәкләреннән берсе статусын раслады, дип белдерде җыелышта Татарстан Рәисе аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров.
«2025 ел Татарстан фәнни-мәгариф комплексының алга таба үсеш чоры булды. Фәннәр академиясе фәнни-технологик үсешне һәм тарихи-патриотик агартуны колачлаган күп кенә чаралар гамәлгә ашырды. Техник лидерлык илкүләм проектлары, зур фәнни форумнар, яңа компетенция үзәкләре булдыру һәм фәнни бергәлеккә ярдәм чараларын киңәйтү игътибар үзәгендә булды. Боларның барысы да Россиядәге фәнни-технологик үсеш үзәкләреннән берсе буларак республиканың ролен тагын бер кат ныгытты», - дип искәртте ул.
Татарстанда берничә зур халыкара вакыйга узды, аларда республиканың фәнни казанышлары инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлегенә ия булды, дип өстәде Сәфәров.
2025 елда Фәннәр академиясе институтлары һәм галимнәре, компетенцияләрнең киң спектрын (фундаменталь археология һәм тарихи мирасны саклаудан алып цифрлы һәм инженерлык технологияләренә кадәр) күрсәтеп, егермедән артык төп вакыйгада тәкъдим ителде, дип хәбәр итте ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов.
«Һәр чара конкрет бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән: Россия венчур форумында ул - инвестицияләр җәлеп итү һәм стартапларга ярдәм итү, Россия Милли фонды мәктәбендә - кадрлар потенциалын үстерү, Идел буе халыклары, төрки дәүләтләр, Кытайдагы партнерлар белән конференцияләрдә, Алтын Урда тарихы, археология, татар халкын өйрәнү буенча яшьләр мәктәпләрендә - «Архипелаг» проект-белем бирү интенсивында проектлар тәкъдим итү, төбәкара һәм халыкара фәнни диалогны ныгыту, яшьләрнең фәнни потенциалын үстерү», – дип хәбәр итте ул.
2025 елда республика Фәнни-технологик үсеш идарәсе системасының өлгергәнлек индексы буенча илдә өченче урыннан беренче баскычка күтәрелде, Фәнни-техник революция илкүләм рейтингында һәм Төбәкләрнең инновацион үсеш рейтингында лидерлык позицияләрен саклап калды, дип өстәде Миңнеханов.
2025 елда Фәннәр академиясе институтлары һәм галимнәре, компетенцияләрнең киң спектрын күрсәтеп, егермедән артык төп вакыйгада тәкъдим ителде, дип билгеләп үтте Рифкать Миңнеханов
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Рифкать Миңнеханов Габдулла Тукайның 140 еллыгына медаль булдырырга тәкъдим итте
Киләсе ел Татарстанда Габдулла Тукай елы дип игълан ителде, шуңа бәйле рәвештә Фәннәр академиясе шагыйрьнең юбилее уңаеннан истәлекле медаль булдыру инициативасы белән чыкты.
«Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗаты төрки дөнья уртак мәдәни мирасының аерылгысыз өлеше булып тора. Без Тукай исемендәге премия халыкара дәрәҗәдә булырга тиеш дип саныйбыз. Аның 140 еллык юбилее уңаеннан истәлек медале булдырырга тәкъдим итәбез», - дип белдерде Рифкать Миңнеханов.
2026 елда ТР Фәннәр академиясе татар халкының бөек шәхесләре юбилейларына багышланган берничә тематик чара үткәрергә ниятли. Тукай юбилееннан тыш, Муса Җәлилнең – 120, Һади Атласиның 150 еллыгы билгеләп үтеләчәк.
Моннан тыш, Татарстанда Шиһабетдин Мәрҗани әсәрләренең 10 томлыгы әзерләнә, дип өстәде ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов.
Айнур Тимерханов Татарстанда Шиһабетдин Мәрҗани әсәрләренең 10 томлыгы әзерләнүе турында хәбәр итте
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Татарстанда сөт терлекчелеге өчен генетик тикшеренүләр үзәге булдырылачак
Җыелышта ТР Фәннәр академиясе белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының сөт терлекчелеге өчен генетик тикшеренүләр үзәге булдыру буенча уртак проекты гамәлгә ашырылачагы турында игълан ителде.
«Россия Федерациясе дәрәҗәсендә мондый уникаль үзәкнең булуы безгә алга таба тагын да киңәергә мөмкинлек бирәчәк. Тикшеренүләрдән тыш, без анда кадрлар да әзерли алачакбыз», - дип искәртте Рифкать Миңнеханов.
Авыл хуҗалыгында агробиотехнологияләрне, цифрлы технологияләрне үстерү, тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлекнең төп юнәлешләре булачак. Үзәкне төзү өчен 600 миллион сум күләмендә грант отканнар.
Татарстанда пилотсыз авиация системаларын үстерү буенча биш юл картасы кабул ителде
Татарстан Фәннәр академиясе республикада Пилотсыз авиация системалары өлкәсендә технологик лидерлык илкүләм проектын гамәлгә ашыруда координатор булды, дип дәвам итте сүзен Миңнеханов.
«Проект үсешен контрольдә тоту буенча фәнни-координацион үзәк төзелде. Пилотсыз авиация системаларын үстерү программасын гамәлгә ашыру буенча биш юл картасы, программа әзерләнде һәм кабул ителде», – дип ачыклык кертте ул.
2025 елда Республика фәнни-гамәли үзәге матди-техник базаны үстерүгә 1,5 миллиард сумнан артыграк күләмдә федераль грант отты һәм республика бюджетыннан 545 миллион сум финанс ярдәме алды.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Дала Евразиясе халыкларының мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү буенча халыкара проект гамәлгә ашырылачак
2026 елда Татарстан Фәннәр академиясе дала Евразиясе халыкларының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча зур дисциплинаара проект гамәлгә ашыра башлаячак.
«2026 елда дала Евразиясе халыкларының тарихы һәм мәдәнияте буенча яңа масштаблы дисциплинаара проект башлыйбыз. Ул тугыз елга исәпләнгән һәм 319 миллион сум күләмендә өч еллык бюджеты расланган. Аны гамәлгә ашыруда Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре катнашачак», - дип искәртте Рифкать Миңнеханов.
Проект объектив тарихны торгызу контекстында зур әһәмияткә ия. Аның төп максаты - татар һәм төрки халыклар тарихы аша бердәм Евразия этномәдәни, сәяси һәм социаль-икътисади киңлеген формалаштыруга Россия цивилизациясенең фундаменталь өлешен ачу, диде ул.
2026 елда ясалма фәһемне үстерү һәм фәнни тикшеренүләрдә нейрочелтәрләрне куллануга зур игътибар биреләчәк
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
GigaChat нейрочелтәрен һәм «Алиса» колонкасын татарча сөйләшергә өйрәтәчәкләр
2026 елда ясалма фәһемне үстерү һәм фәнни тикшеренүләрдә нейрочелтәрләрне куллануга зур игътибар биреләчәк.
«Быел фәндә проект принципларында ясалма фәһем технологияләрен куллану буенча яңа белем бирү программасы өстәмә рәвештә гамәлгә ашырылды. Анда 40 фәнни-белем бирү оешмасыннан, предприятиеләрдән һәм төбәк хакимияте органнарыннан 100 белгеч, шул исәптән ТР Фәннәр академиясенең 56 хезмәткәре җәлеп ителде», – дип хәбәр итте Рифкать Миңнеханов.
Быел программа дәвам иттереләчәк һәм 200гә якын кешене колачлаячак.
Академия вице-президенты Айрат Хәсьянов Татарстан Фәннәр Академиясенең ясалма фәһем өлкәсендәге төп проектлары турында сөйләде.
«Без ясалма фәһем индустриясе лидерлары белән партнерлыкны дәвам итәбез. Ел ахырына GigaChat нейрочелтәрен татарчага өйрәтү тәмамланачак, һәм без аның белән татар телендә иркен аралаша алачакбыз», – дип сөйләде ул.
«Алиса» акыллы колонкасын татар теленә өйрәтү тагын бер зур технологик проект булыр дип көтелә.
«Шул рәвешле, Татарстан Фәннәр академиясе алдынгы фундаменталь эшләнмәләр һәм ясалма фәһемне популярлаштыруда мөһим позиция яулады», - дип искәртте Хәсьянов.
Ул шулай ук MAX мессенджеры турындагы фикерләре белән уртаклашты, аны куркынычсыз һәм тотрыклы дип атады.
«Үзем дә кулланам һәм башкаларны да MAX мессенджерыннан файдаланырга чакырам. Ышанычлы коммуникацияләр һәм цифрлы ID интеграциясе мөмкинлеген дә кертеп, бик күп өстенлекләрен күрәм. Бу - куркынычсыз һәм тотрыклы мессенджер», - дип белдерде ул.
Аның сүзләренчә, MAX иминлек күзлегеннән караганда WhatsApp* мессенджерыннан (*экстремистик дип танылган һәм Россия территориясендә тыелган Meta компаниясенә карый) аерылып тора, шуңа күрә аннан куркырга кирәкми.
«Татар-информ», Арсений Кәримов
