Добавить новость
smi24.net
World News
Декабрь
2025

Тимур Сөләйманов: Балаларның Владимир Путинга сорау бирү мөмкинлеге булуы бик шәп

0

Күп балалар Россия Президенты Владимир Путинга сорау бирү турында хыяллана. Туры линиядә аларның мондый мөмкинлеге булды. Бу фикерен «Татар-информ»га Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов белдерде.

«Матбугат конференциясендә балалардан берничә сорау яңгырады. Алар өчен шундый мөмкинлек булуы бик яхшы. Күпчелек балалар бу хакта хыялланадыр дип уйлыйм, шул исәптән «Татарстан хәрәкәте»ндә катнашучылар да. Күптән түгел, быел июнь аенда без Рәис белән балалар матбугат конференциясенең мондый моделен гамәлгә ашырган идек, анда «Татарстан – Мордовия» форумында катнашучылар үз сорауларын турыдан-туры Татарстан Рәисенә һәм Мордовия башлыгына бирә алды. Киләчәктә мондый форматны кабатларга уйлыйбыз», – диде Сөләйманов.

Татарстанда балалар һәм яшьләр белән эшкә зур игътибар бирелә, шул исәптән республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да. Төрле яшь төркемнәре белән эшләүгә аерым басым ясала, актив яшьләргә генә түгел, дип билгеләп үтте Сөләйманов.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *