Казанның Мәскәү базарында шугалак ачылачак
20 декабрьдә 11:00 сәгатьтә Казанның Мәскәү базары территориясендә шугалак ачыла. Ул амфитеатр зонасында сынау режимында эшләячәк. Кышкы күңел ачу чарасы булган шугалак – Мәскәү базары һәм «Ак Барс» хоккей клубының уртак проекты. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шугалак киләсе елның февраль азагынача көн саен 9:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр ачык булачак.
Әйтик, дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00–13:00 вакыт аралыгында теләге булган һәр кеше һәвәскәр хоккей уйный алачак. Эш көннәрендә ирекле шуу 13:00–21:00 сәгатьләргә, шимбә һәм якшәмбе көнне 9:00–21:00 вакыт аралыгына билгеләнгән.
Моннан тыш, шугалакта «Ак Барс» хоккей клубы белән уртак чаралар – уенчылар белән очрашулар, автограф-сессияләр һәм күнекмәләр уздырылачак.
Үз тимераякларың белән шугалакта бушлай шуу мөмкинлеге булдырылган. Киләчәктә тимераякларны прокатка бирү пункты ачылачак, дип хәбәр итә Мәскәү базары матбугат хезмәте.
