Добавить новость
smi24.net
World News
Декабрь
2025

Путин бала тәрбияләү буенча пособие ни өчен 1,5 яшькә кадәр генә түләнүен аңлатты

0

Бала тәрбияләү буенча пособиенең 1,5 яшькә кадәр генә түләнүе бюджетның чикле булуына бәйле. Бу хакта туры эфир барышында Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«Эш бюджетның чикле булуында гына. Башка акланулар юк. Хөкүмәт бу мәсьәләне ничек хәл итүне уйларга тиеш булачак», – диде Илбашы.

Ул хәзер балалар бакчаларын үзгәртеп кору актив рәвештә алып барылуын билгеләп үтте һәм төбәкләргә нәниләр төркемнәре булдыруга игътибар юнәлтергә кушты.

Путин баланың бакчада булу вакытын озайту мөмкинлеге барлыгын әйтте. «Ләкин бу педагог һәм тәрбиячеләр санын арттыруны таләп итәчәк. Аларны җыеп, өстәмә ставкалар бирергә кирәк. Яшь ярымлык һәм өч яшьлек бала арасындагы аерманы ничек итеп хәл итүне уйларга кирәк», – диде Президент.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *