Добавить новость
smi24.net
World News
Декабрь
2025

Россия Президенты махсус хәрби операциягә үз теләге белән китүчеләрнең артуын әйтте

0

Кораллы Көчләр яхшы темплар белән тулыланып тора. Россия Президенты Владимир Путин туры эфир барышында шул хакта әйтте.

«Безнең Кораллы көчләр белән контракт төзүче чын ир-атларыбыз күп. Алар Ватан һәм халык мәнфәгатьләрен үз теләкләре белән якларга бара», – диде Илбашы.

Аның сүзләренчә, дошманның фронттагы вәхшилеген күреп, яшьләрнең хезмәт итү теләге тагын да арта. Путин узган елда 400 меңнән артык кеше контракт төзүен әйтте.

Россия Президенты махсус хәрби операциягә үз теләге белән китүчеләрнең һәм пилотсыз авиациягә карата кызыксыну артуын әйтте. «Яңа булдырылган пилотсыз авиация гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләүчеләр саны шулкадәр күп ки, Саклану министрлыгы конкурс игълан итәргә мәҗбүр. Хәтта «академка» алып, контракт имзалап, фронтка китәргә әзер торган студентлар бар», – диде ул.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *