Добавить новость
smi24.net
World News
Декабрь
2025

«Казан утлары» редакциясе Апаста «Серле каләм» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән очрашкан

0

«Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәрләре Апас районы Үзәк китапханәсендә «Серле каләм» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән очрашуда катнашты.

Әүвәл җирле иҗатчылар «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев белән поэзия бүлеге мөхәррире Рафис Корбанны (ул апаслыларның шигырьләре басылган 12 нче санны авторларга бүләк итте) тыңладылар. Аннары шушы районда яшәп 50 елга якын республика газета-журналлары, шул исәптән «Казан утлары» белән дә хезмәттәшлек иткән Миләүшә Вәлиуллина, җирле шагыйрьләр Рузилә Садриева, Альбина Бәширова, Гөлназ Гатауллина, Равил Булатов, Динар Хәйруллин, Рәис Ваһапов һ.б. чыгыш ясадылар.

Очрашуны берләшмә җитәкчесе Римма Шәйхетдинова алып барды. Соңыннан язучы, автор-башкаручы, редакциябезнең элекке хезмәткәре Алмаз Хәмзин үзенең шигырьләрен, җырларын ирештерде. Аның җырларына бөтен зал кушылды.

  • Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме бәлән үткәрелә торган «Әдәби берләшмәләрдә проекты кысаларында быел «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәрләре ай саен сәфәргә чыкты, 12 районда булып җирле иҗатчыларны барлады, алар белән очрашулар уздырды, шигырьләрен әлеге басмада бастырып чыгарды.














Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *