Казанның төп чыршысын 23 декабрьдә кабызачаклар
Сишәмбе, 23 декабрьдә, «Казан» гаилә үзәге янында шәһәрнең төп чыршысы ачылачак. Заманча утлы-динамик бизәлешле чыршының биеклеге – 35 метр. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
Чыршыда утлар кабызганнан соң шәһәр халкы һәм кунаклары интерактив тамаша карый алачак. Ачык һавада «Кышкы пейзажлар» күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Мәйданда сәүдә рәтләре оештырылачак.
Интерактив тамаша гаилә кыйммәтләре темасына багышланачак. Кунаклар Яңа ел могҗизасы атмосферасына чума алачак. Сәхнәдә Just Brass тынлы оркестры, яшь башкаручылар Хопелес һәм Майкрайз, шулай ук Казан шәһәр филармониясе артистлары чыгыш ясаячак.
Моннан тыш, чыршыны ачу тантанасы вакытында бәйрәм сәүдә рәтләре шәһәр символикасы белән бизәлгән булачак.
Чара 18:00 сәгатьтә башланачак.
