Бала тугач түләнә торган пособие 2026 елда якынча 28,7 мең сум булачак
Россиядә бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 2026 елның 1 февраленнән якынча 28,7 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин хәбәр итте.
«Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие 1 февральдән 28 мең 773 сумга кадәр артачак», – дигән депутат РИА Новости белән әңгәмәдә.
Элегрәк 2026 елда минималь хезмәт хакы күләменнән чыгып исәпләнә торган йөклелек һәм бала табу буенча пособие 125 мең сум тирәсе тәшкил итәчәге билгеле булды.
Йөклелек һәм бала табу буенча пособие түләү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.
