Добавить новость
smi24.net
World News
Декабрь
2025

Татарстанда һава температурасы -12 градуска кадәр күтәреләчәк

0

Бүген Татарстанда һава температурасы фонының бераз күтәрелүе фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җил юнәлешен көнбатышка һәм көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк һәм бераз көчәячәк. Аның тизлеге секундына 6–11 метрга кадәр булачак.

Юлларда бозлавык барлыкка килүе ихтимал.

Төнге салкыннардан соң (төбәкнең көнчыгышында -30 градуска кадәр) иртән Татарстанда һава температурасы -16... -21 градуска кадәр күтәреләчәк (көнчыгышта – -26 градуска кадәр). Көндез тагын бераз җылытачак – -12...-17 градуска кадәр (көнчыгышта – -23, Казанда – -12...-14 градус).















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *