Добавить новость
smi24.net
World News
Декабрь
2025

Шәмәрдәннең өстәл теннисы үзәгендә беренче төбәк турниры узды

0

«Алга Татарстан» «Россиянең киләчәге» Россия Өстәл теннисы федерациясе эгидасы астында 21 декабрьдә Шәмәрдәннең өстәл теннисы үзәгендә беренче төбәк турниры узды. Бу хакта «Саба таңнары» газетасы яза.

Турнирда Казан, Мамадыш, Алабуга, Кукмара, Балык Бистәсе һәм Сабадан 60тан артык спортчы катнашты.

Урамда 15 градуслы салкын, ә теннис үзәгендә кайнар көрәш бара.16 яшькә кадәрге кызлар арасында ялгыз разрядта Кукмара шәһәре вәкиле Элиза Буравова пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. Икенче урынга Саба кызы Динә Батыршина лаек булды.Турнирның җиңүчесе шулай ук Кукмара шәһәре вәкиле Арина Буравова булды.

Егетләр арасында өченче урынга Сабалы Әлфис Вәлиуллин күтәрелде. Икенче урында - Әмир Габидуллин (Кукмара). Җиңүче – Сабалы Илсаф Латыйпов, диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *