Добавить новость
smi24.net
World News
Декабрь
2025

2025 елда Түбән Кама халкы махсус операция зонасына 400 тоннадан артык ярдәм җибәргән

0

Түбән Кама районында узган матбугат конференциясендә Радмир Беляев махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә һәм шефлыкка алынган территорияләргә ярдәм итү эше турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, гуманитар ярдәм җыюга һәм җибәрүгә шәһәр һәм авыл җирлекләре халкы актив җәлеп ителгән.

«Ел буена 400 тоннадан артык йөк җибәрелгән. Шәхсән үзем бу ярдәмне тапшыру өчен ике тапкыр сәфәрдә катнаштым», - дип билгеләде Беляев.

Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта махсус хәрби операция барышында һәлак булган сугышчыларга һәйкәл макеты эшләнә.

Моннан тыш, быел Түбән Камада «Теләкләр чыршысы» акциясе уза, анда һәлак булган һәм хәбәрсез югалган хәрбиләрнең балалары катнаша.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *