Добавить новость
smi24.net
World News
Декабрь
2025

Казаннан аэропортка өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнә

0

2026 елның 1 гыйнварыннан Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча пассажирларга уңайлы булсын өчен өстәмә поездлар йөри башлый. Бу хакта «Содружество» акцонерлык җәмгыяте матбугат хезмәте хәбәр итә.

6720 нче номерлы шәһәр яны электр поезды Татарстан башкаласыннан 18:39 сәгатьтә юлга кузгала. Аэропортка пассажирлар 19:08 сәгатьтә килеп җитәчәк.

6727 нче номерлы электр поезды аэропорттан башкалага 19:19 сәгатьтә китәчәк, Казанга поезд 19:48 сәгатьтә килеп җитәчәк.

Өстәмә поездлар билгеләнү сәбәпле, 1 гыйнвардан 6366 нчы номерлы шәһәр яны Албаба – Казан поездының Юдино станциясеннән Казанга кадәрге участокта җәдвалы үзгәрәчәк. Татарстан башкаласына ул 2 минутка иртәрәк – 18.37 сәгатьтә килеп җитәчәк.

Тулырак мәгълүматны шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында һәм +7(937) 625-04-33 (тәүлек буе) телефон номеры аша белергә була.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *