Татарстан Рәисе зур чыбыксыз колонка турында хыялланган 12 яшьлек малайның теләген үтәде
Фото: t.me/galimovatatarstan
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 12 яшьлек Ранисның теләген үтәде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында хәбәр итте.
«Малай «Теләкләр чыршысы»на зур чыбыксыз колонка бүләк итүләрен сорап язган булган», - дип искәртте ул.
Искәртеп үтәбез, республика лидеры «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты. Күркәм гадәткә кергәнчә, акция Яңа ел алдыннан уза һәм теләгән һәркемгә балачак хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
Акциядә авыр тормыш хәлендәге 3-17 яшьлек малайлар һәм кызлар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятимнәр, шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның балалары катнаша. Һәр бала үзенең Яңа ел теләген калдыра, ул чыршыны бизәп торган махсус шарларга урнаштырыла.
Элегрәк Рөстәм Миңнеханов Буада яшәүче Елизаветаның хыялын чынга ашырган иде. Кызга гитара бүләк иттеләр.
