2026 елда Казан – Аэропорт - Казан маршрутында өстәмә поездлар йөриячәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
2026 елда Казан-Аэропорт-Казан маршрутында өстәмә поездлар йөри башлаячак. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Министрлыкта ике яңа поезд билгеләнәчәге турында әйттеләр, алар: № 6720 Казан (18:39) – Аэропорт (19:08) һәм № 6727 Аэропорт (19:19) – Казан (19: 48). Моннан тыш, 6366нчы Албаба – Казан шәһәр яны поездының расписаниесенә бераз үзгәреш кертеләчәк, ул хәзер ТР башкаласына ике минутка иртәрәк, 18:37 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Яңалыклар 1 гыйнвардан гамәлгә керә.
