Добавить новость
smi24.net
World News
Декабрь
2025

Мөхәммәтшин парламент утырышында җиденче чакырылыш Дәүләт Советы эшенә йомгак ясаячак

0

ТР Дәүләт Советының быелгы соңгы, унҗиденче утырышы бүген Казанда узачак. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиденче чакырылыш республика парламенты эшенә йомгак ясый.

Утырышның көн тәртибенә барлыгы 24 мәсьәлә, шул исәптән 12 республика һәм дүрт Федераль закон проекты кертелгән.

Депутатлар беренче укылышта транспорт салымы, Татарстанда салым салуның патент системасын кертү, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм өлкәсендә мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу үзенчәлекләре, гражданнар оборонасы, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннарын квоталау һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ инвалидлар һәм гражданнарны эшкә урнаштыру өчен аерым эш төрләрен резервлау турындагы законнарга үзгәрешләр кертә торган канун проектларын караячак.

Моннан тыш, парламентарийлар тонусны күтәрә торган алкогольсез эчемлекләр, шул исәптән энергетиклар сатуны тыю һәм чикләү турында республика закон проекты, шулай ук аның белән бәйле ТР Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы закон проекты хакында фикер алышачак.

Утырышның көн тәртибенә шулай ук ТР Министрлар Кабинетының гражданнарның сәламәтлеге турындагы доклады да кертелгән, аны республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев тәкъдим итәчәк.

«Хөкүмәт сәгате» вакытында депутатлар «Татарстан Республикасында махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм чаралары турында» мәгълүмат тыңлаячак.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *