Татарстанда көндез -27 градуска кадәр салкын булачак, бераз кар яварга мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Бүген, 24 декабрьдә, Татарстанда республикада кичә урнашкан бик салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар явачак, Казанда явым-төшем көтелми.
Төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк
Иртән Татарстанда һава температурасы -24..-29 градус тәшкил итә, ә аязганда термометрның терекөмеш баганасы -32 градуска кадәр (ТР башкаласында -24..-26 градуска, аязганда -29 градуска кадәр) түбәнәя. Көндез исә температура -18..-23 градус, көнчыгышта -24..-27 градус (Казанда -18..-20 градус) тәшкил итәчәк.
