Добавить новость
smi24.net
World News
Декабрь
2025

Федор Батков «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясенә кушылды

0

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясенә кушылды. Ул Казанда яшәүче тугыз яшьлек мәктәп укучысы Хәлилнең күптәнге хыялын тормышка ашырды – малай акыллы колонка алырга теләгән.

«Могҗизалар әкиятләрдә генә булмый. Моны «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе ярдәмендә хыяллары чынга ашкан һәркем белә. Бәйрәм алды мәшәкатьләре арасында сиңа кемнеңдер кадерле хыялы ышанып тапшырыла икән, һәркем күңелендә изгелек хисләре кабына. Һәр балага да бит могҗизаларга ышану һәм аның теләкләренең чынбарлыкка әверелүен күрү күңелле», – дип хәбәр итә ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте.

«Теләкләр чыршысы» – мөмкинлекләре чикләнгән, аз керемле күпбалалы гаиләләрдән булган балаларга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән бөтенроссия хәйрия акциясе. Традиция буенча акциягә сәнәгать предприятиеләре, бизнес, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм битараф булмаган кешеләр кушыла















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *