Добавить новость
smi24.net
World News
Декабрь
2025

Эпидемиолог гриппның ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк булган билгеләрен атады

0

Гриппның авыр симптомнары барлыкка килгән очракта ашыгыч медицина ярдәме бригадасын чакырырга кирәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр итте.

Табиб медицина хезмәткәрләрен кичекмәстән чакырырга кирәк булган билгеләрне атады:

  • тән температурасы 40 градустан югары булу;
  • аң буталу;
  • сөйләм бозылу;
  • көзән җыеру;
  • хәрәкәтләр координациясе бозылу;
  • тиредә кызыл таплар барлыкка килү;
  • көчле баш авырту;
  • буылу (сулыш җитмәү).

«Калган очракларда без фильтр-кабинетларга мөрәҗәгать итәргә яисә педиатр табибны өйгә чакырырга киңәш итәбез», — диде Лопушов.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *