Добавить новость
smi24.net
World News
Декабрь
2025

Легендар актриса Бриджит Бардо 91 яшендә вафат булган

0

Француз актрисасы Брижит Бардо 91 яшендә вафат булган. Бу хакта актриса фондына сылтама белән AFP хәбәр итә.

Үлем сәбәбе әйтелми, әмма Көнбатыш гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, актриса ноябрьдә үк җитди авыру сәбәпле хастаханәгә озатылган. Нинди авыру турында сүз барганлыгы шулай ук әлегә билгеле түгел.

Ул төшкән иң танылган фильмнар арасында «Истина», «И бог создал женщину», «Парижанка» һ.б. картиналарны атап үтәргә мөмкин. Моннан тыш, Бардо 70тән артык җыр яздырган, фотомодель буларак роликларда төшкән, ә 40 яшьтән соң үзен хайваннарның хокукларын яклауга багышлаган.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *