Добавить новость
smi24.net
World News
Декабрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

2026 ел Чувашия Республикасында Халыклар дуслыгы елы булачак

0

Чувашия халыклар дуслыгы йортында Республиканың милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре 2025 елгы эшкә йомгак ясадылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны ачып, «Россия халыклары Ассамблеясе» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлеге рәисе урынбасары Валерий Андреев Чувашиянең милли-мәдәни берләшмәләренә актив эшчәнлекләре, проект эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде һәм Ассамблеяның яшьләренә һәм диаспораль бергәлекләргә уңышлар һәм мәгълүмати активлык теләде.

Әлеге чарада Чувашстанның милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзам Шакиров та катнашты.

РФ Президенты Владимир Путин 2026 елны «Россия халыклары бердәмлеге елы» дип, ә Чувашия Республикасы башлыгы нигезендә 2026 ел Чувашия Республикасында Халыклар дуслыгы елы дип игълан ителде. Әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләребездән чыгып, Чувашстанда төрле милләт кешеләренең дус-тату яшәве Россиянең башка күп өлкәләренә үрнәк булып тора. Әйтеп үтәргә кирәк, Чувашстандагы Шымыршы, Комсомол районнарында бер авылда төрле милләт вәкилләре элек-электән дә, хәзер дә бер-берсен хөрмәт итеп, аралашып, кунакларга йөрешеп, барын-югын уртаклашып яшиләр. Бу үрнәк озак елларга саклансын иде, диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *