Добавить новость
smi24.net
World News
Декабрь
2025

Татарстанда җиңелчә буран, томан һәм 7 градуска кадәр салкын көтелә

0

Бүген, 30 декабрьдә, Татарстанда тотрыксыз, дымлы һәм шактый салкын һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Республикада аязучан болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән ява башлаган кар көндез бөтен төбәк буйлап яварга тотыначак.

Кайбер урыннарда көндез җиңелчә буран көтелә. Иртән кайбер районнарда төнлә төшкән томан саклана.

Секундына 5-10 метр тизлек белән көньяк-көнчыгыштан исүче җил көндез урыны белән (Казаннан тыш) секундына 13 метрга кадәр көчәячәк. Юлларда бозлавык булачак.

Салкын (-19 градуска кадәр) төннән соң тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава -7, -12 градуска кадәр (ТР башкаласында – -7, -9 градуска кадәр) җылыначак.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *