Добавить новость
smi24.net
World News
Декабрь
2025

Владимир Путин традицион Яңа ел мөрәҗәгате белән чыгыш ясады

0

РФ Президенты Владимир Путин россиялеләргә традицион Яңа ел мөрәҗәгате белән чыгыш ясады. Котлау гадәттәгечә Мәскәү Кремлендә язылган. Аны беренче булып Чукотка автономияле округы һәм Камчатка крае халкы күрде, анда инде яңа 2026 ел җитте.

Президент сүзләренчә, кеше үз көченә, якын һәм кадерле кешеләргә өметләнә. «Мондый үзара ярдәм безгә өмет һәм планнарны һичшиксез тормышка ашачагына ышаныч бирә», - дип ышана ул.

Путин билгеләп үткәнчә, һәркемнең бу өметләре һәм планнары «үзенеке, шәхси, үзенчәлекле, үзенчә кабатланмас» булса да, шул ук вакытта алар «Безнең Ватаныбыз язмышыннан, аңа файда китерергә чын күңелдән омтылудан аерылгысыз». Чөнки Россиянең барлык гражданнары бергә аның халкын тәшкил итә, дип искәртте ул.

«Һәрберебезнең хезмәте, уңышлары һәм казанышлары аның (Россия – Т-и.иск.) Меңьеллык тарихы. Ә безнең бердәмлекнең ныклыгы Ватаныбызның суверенитетын һәм иминлеген, аның үсешен, киләчәген билгели», - дип белдерде РФ Президенты.

Шул уңайдан ул Яңа ел бәйрәмнәренең мәгънәсенә игътибар итте. Аның карашынча, «бу – барыннан да элек яхшылыкка һәм уңышка ышану бәйрәме».

Шуннан соң Россия лидеры махсус операциядә катнашучыларга турыдан-туры мөрәҗәгать итте. Аның бәяләвенчә, «алар үз өстенә туган җир, дөреслек һәм гаделлек өчен көрәшү җаваплылыгын алганнар».

«Бу яңа ел төнендә бөтен Россия буенча миллионлаган кеше, ышандырам сезне, Сезнең белән бергә. Сезнең турыда уйлыйлар, кайгыралар, сезгә өметләнәләр. Без Россиягә ихлас, тугры мәхәббәттә бердәм», - дип билгеләде ул.

«Барлык сугышчыларыбызны һәм командирларыбызны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Сезгә һәм җиңүебезгә ышанабыз!» – дип өстәде Владимир Путин.

Президент шулай ук кешеләрнең, кагыйдә буларак, Яңа елны иң якыннары – «балалар, ата-аналар, дуслар, сугышчан иптәшләр белән» каршы алуына игътибар итте.

«Барыгызга да сәламәтлек һәм бәхет, үзара аңлашу һәм иминлек телим. Һәм һичшиксез – илһамландыра торган мәхәббәт», - диде дәүләт башлыгы.

Владимир Путин шулай ук россиялеләрнең традицияләре, ышанычы, хәтере барлык буыннарны берләштерүен, һәрчак һәм һәрнәрсәдә ярдәм итүләрен теләде.

«Без бергә – бер зур гаилә, көчле һәм бердәм! Шуңа күрә алга таба да эшләячәкбез һәм иҗат итәчәкбез, куелган максатларга ирешәчәкбез һәм бары тик балаларыбыз, оныкларыбыз, Бөек Россиябез хакына гына алга барачакбыз!» - дип йомгаклады РФ Президенты.

Владимир Путинны Яңа ел белән котлауның дәвамлылыгы бу юлы 3 минут 20 секунд тәшкил итте.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *