Добавить новость
smi24.net
World News
Январь
2026

Казанда Яңа Савин һәм Мәскәү районнарының бер өлешендә су бирү вакытлыча туктатылды

0

Казанның Яңа Савин һәм Мәскәү районнарында Ямашев проспектындагы 28нче йорт янында суүткәргеч челтәрләрендә ремонт эшләре башкару сәбәпле су бирү вакытлыча туктатылды. Бу хакта Казан Су каналының Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.

Ибраһимов проспектындагы 61, 61А, 63, 63А, 65, 65А, 67, 69, 71, 71А, 73, 75, 77, 79, 81, 81а, 83, 83А, шулай ук Ямашев проспектындагы 9, 11, 15, 17, 21, 23, 25 һәм 27нче йортлар сусыз калды.

Әлеге йортларда бүген 22.00 сәгатькә кадәр су булмаячак.

Суны автоцистерналар белән китерәчәкләр. Заявкалар авария-диспетчерлык хезмәтенең 231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *