Татарстанда студентлар тормышының үсеше турында документаль фильм төшерәчәкләр
19 мартта Татарстанның «Студентлар лигасы» 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу уңайдан республикада студентлар тормышының үсеше турында документаль фильм төшереләчәк. Премьера Казандагы сәүдә үзәкләренең берсендә күрсәтеләчәк, аннары югары һәм урта белем бирү уку йортларына җибәреләчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР «Студентлар лигасы» президенты Шамил Якупов хәбәр итте.
«Без студентлар һәм Лига турында фильм төшерә башлыйбыз. Аларның ничек үсүе һәм үзгәрүе турында сөйләячәкбез. 30 ел элек булган вазгыять белән бүгенге көнне чагыштырып карау кызык булачак. Ул вакытта тулай тораклар, шартлар башка иде. Республика үзе дә икенче иде. Бүген Казан – илнең төп студентлар шәһәре», - дип билгеләде агентлык әңгәмәдәше.
Аның сүзләренчә, фильм өчен исемне әлегә уйлап тапмаганнар, әмма аның үзенә «Студентлар лигасы: 30 ел студентлар белән бергә» дигән вариант ошый.
