Добавить новость
smi24.net
World News
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

«Татнефть» яңа климат проектын теркәде

0

«Татнефть» компаниясе «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсе объектында гамәлгә ашырыла торган 45нче климат проектын теркәде. Проект котельныйда табигый газ куллануны киметү нәтиҗәсендә парник газлары чыгуны киметүгә юнәлтелгән.

Инициатива кысаларында Карабаштагы нефтьне комплекслы әзерләү җайланмасында мичләр өчен азотлы янгын сүндерү системасы кертеләчәк. Бу пар белән сүндерү ысулыннан (бу очракта пар казылма ягулыкны яндыру нәтиҗәсендә килеп чыга) баш тартырга мөмкинлек бирәчәк.

Проектның исәпкә алу чоры 2024 елның 1 октябреннән 2029 елның 30 сентябренә кадәр билгеләнгән. Җитештерү күләме 14 мең углерод берәмлеге булырга тиеш.

Проектны валидацияләүне «НЭС Профэксперт» кече инновацион предприятиесе үткәргән. Бу – Россиядә Берләшкән милләтләр оешмасы рамалы конвенциясенең чиста үсеш механизмы системасында аккредитацияләнгән һәм парник газларын валидацияләү һәм верификацияләү белән шөгыльләнүче бердәнбер орган.

«Татнефть» – Россиядә климат проектлары саны буенча лидер. Углерод берәмлекләре реестрында теркәлгән 94 проектның 45ен компания гамәлгә ашыра. Әйләнештә 1,133 миллион углерод берәмлеге бар. Барлык проектлар буенча гомуми потенциал 4,7 миллион берәмлек дәрәҗәсендә бәяләнә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *