Добавить новость
smi24.net
World News
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Суд Яшел Үзәннең «Кот и пес» приюты хезмәткәрләренең өй аресты срогын озайтты

0

Бүген Казанның Яңа Савин районы суды «Кот и пес» приюты җитәкчесе Альберт Галиевның һәм этләрне аулау белән шөгыльләнүче хезмәткәре Максим Ивановның өй аресты срогын озайтты.

Приют хезмәткәрләре «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган эшләр башкару яки хезмәтләр күрсәтү» һәм «Ваемсызлык» җинаять маддәләре нигезендә гаепләнә. Гаепләнүчеләр тагын ике ай өй арестында калачак.

Галиев белән Иванов Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә тугыз яшьлек кызга этләр көтүе һөҗүм иткәннән соң кулга алынды. «Кот и пес» приюты районда сукбай хайваннарны тоту, вакцинацияләү һәм стерильләштерү турында контракт үтәгән, шуңа күрә тикшерү аларны фаҗигадә гаепле дип тапты. Тикшерү фикеренчә, компания бурычларын тиешенчә үтәмәгән, нәтиҗәдә балага хуҗасыз этләр һәҗүм иткән. Галиев һәм Иванов гаепле булуын кире кага. Алар әйтүенчә, бюджеттан бүлеп бирелгән акчалар мондый күләмле эшне башкарырга җитмәгән, ә приют районда берәү генә булган.

Фаҗига 2025 елның 28 ноябрендә булды. Өенә кайтып барган балага унлап эт ташланды. Кызның башы, тәне, куллары һәм аяклары җәрәхәтләнде. Табиблар ун көн буе аның гомере өчен көрәште, әмма баланы коткарып кала алмадылар.

Шулай ук әлеге эш буенча Әйшә авыл җирлеге депутаты Нияз Минһаҗев та кулга алынды.

Тикшерү версиясе нигезендә, Минһаҗев, торак-коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчесе буларак, «Кот и пес» фондының йөкләмәләрен үтәргә сәләтле булмавын аңлаган, әмма барыбер аның белән 5,3 миллион сумлык контракт төзегән.

Суд Нияз Минһаҗевка билгеле бер гамәлләрне тыю рәвешендә чикләү чарасын сайлады.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *